ГАРЬЛЕК и. 1) Кимсенү хисе, оят, хурлык. --- үз гомеремнең шундый арзан, шундый мәгънәсез очлануын күрү күңелдә гарьлек, үкенүләр тудыра. Ф.Яруллин. Аны, гадәттә, кызлар уйныйлар, малайлар андый уенга катнашуны үзләренә гарьлек саныйлар иде. М.Мәһдиев

2) Рәнҗеш, үпкә, хәтер калу. Болганган су да бер тона бит. Үпкәләр, гарьлекләр, зарлар төпкә батты. М.Кәрим. Шәйдулланың гарьлеге ташып тышка чыкты, үкереп елап җибәрде дә китап-дәфтәрләрен җыештыра башлады. М.Мәһдиев. Кичә генә миңа хат язган иде, бүген – Мәдинәгә! Гарьлегемнән әз генә елап җибәрмәдем. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә