ГАРЬЛӘНҮ ф. 1) Уңайсызлану, оялу, хурлыкка санау. Хәзер шаркылдап көләрлек берәр нәрсә сөйли алмавымнан гарьләнәм дә, аптырыйм да. А.Расих

2) Хурлану, күңеленә авыр кабул итү, үзе өчен гарьлек санау. Авырттырырлык итеп түгел, гарьләнерлек итеп сукты. М.Кәрим

3) Хәтер калу, үпкәләү. Гарьләнде яшен, Качты офыкка. Ачы яшьләрен Түкте болытка. Ф.Яруллин. И гарьләнде, и рәнҗеде Шәкүрҗан хатынының шул рәвешле мыскыллавына. Р.Гаффар

Гарьләнеп алу Бераз, берникадәр гарьләнү. Карчыгының бу сүзенә каршы Тимери берни дә әйтмәде. Бераз кимсенде, азрак гарьләнеп алды. Г.Бәширов

Гарьләнеп бетү Бик нык хурлану, оялу

Гарьләнеп йөрү Озак вакытлардан бирле гарьлек кичерү. Шуннан соң Әнкәй бик нык гарьләнеп йөрде, авылдашлары алдында башка докладлар сөйләмәс булды. Р.Миңнуллин

Гарьләнеп кую Бераз гарьлек хисе кичерү. Бу сүзләрнең авторы Дамир Гыйсметдин бит әле дип исемә төшердем дә, үз җыр текстымны һаман да яза алмавыма гарьләнеп куйдым. Л.Лерон. Шул вакытлар өчен киң күңелле, гадел һәм таләпчән туган җир алдында ул әле гарьләнеп куйды. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә