ГАРЬ и. гар. 1. 1) Оят, хурлык, мәсхәрәлек. Өйрәнүдә гарь юк. Мәкаль. Синең бу алама сурәтеңнән вә ямьсез килешеңнән җенесебезгә гарь килер, ягъни «мәче» дигән хайван башкалар арасында синең аркаңда һиммәтсез саналыр. Дастан

2) Гарьлек белү; горурлык, әдәп, намус. Сәүдәгәрдә иман юк – гарен сата, Ялганчыда иман юк – җанын сата. Мәкаль. Карак башканың малын ашар, үзенең гарен ашар. Мәкаль

2. хәб. с. мәгъ. Оят. Надан булу – гарь, татар, Аңгар дөнья тар, татар ---. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә