ГАРЫС и. 1. Йоннан (сирәгрәк киҗе-мамыктан) махсус ысул белән эрләнеп катылган, чигү яки бәйләү өчен билгеләнгән йомшак җепнең бер төре. [Күлмәкләрнең] Татар хатын-кызы кигән берсеннән берсе матур, күпертмәле җилкә-җиңле, чачаклы-чуклы --- итеп тегелгән, төрле алтын-көмеш, гарыс һәм гади йон җеп, ефәк җеп белән чигелгән, тәңкәләр, энҗеләр тезгән, якасы иң гади утыртма якадан алып, челтәрле-челтәрле бөреп теккәннәре, итәге киңен һәм таррагын атарга мөмкин булыр иде. Б.Рәхимова

2. с. мәгъ. Шундый җептән бәйләнгән, тукылган. Гарыс яулык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә