ГАРЫ’К ИТҮ ф. 1) Батыру. И Ходаем, суга гарык итмәсәнә, үзең коткар ---. Ш.Маннапов

2) күч. Туйдырып бетерү, биздерү. Ялыктырды чит-ят гадәтләр, Гарык итте ашы, табыны. Бушка узган күпме сәгатьләр, Ятлар почмагына табынып. Л.Шагыйрьҗан. --- таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын инде тәмам гарык иткән... М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә