ГАРЫ’К БУЛУ ф. 1) Бату, суга батып үлү. Иделгә таш вә бүрәнәләр салып, юлын кистеләр, шул сәбәпле көймәләр бер-беренә һәм дә таш вә бүрәнәләргә сугылып, борылып, гарык булып беттеләр. Р.Фәхреддин. Һәрзаман дәрьяларда көймәләре гарык булып һәлак булсалар, буйлә язу илә язып, шешәгә салып, агызыны мөхкәм итеп, дәрьяга ташлыйлар. Ф.Халиди 2) Күмелү, каплану. Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Г.Тукай 3) күч. Туеп бетү, күңел кайтырлык дәрәҗәдә тую. Бу хәлдән гарык булган безнең начальствобыз, беләсезме, ни уйлап тапты? Р.Мостафин. Чакырып килмәгез дә, ялынмагыз да. Бетте. Җитте. Гарык булдым. Х.Вахит ◊ Гарык булганчы 1) Теләгән кадәр, туйганчы; 2) Чамадан тыш, артык, күңелне кайтарганчы. Үзем толлык ачысын гарык булганчы эчтем. Р.Мулланурова |