ГАРЫК хәб. с. гар. 1) Тую, күңел кайту. Арыш ипие дә тозлы кильки балыгы ашаудан тәмам гарык. А.Расих. Бүген адәм баласы цивилизация шаукымыннан гарык, энем. Н.Гыйматдинова 2) Тулы; баткан, күмелгән. Нигә кардәш кул сузмый соң кардәшкә, Нигә хәят гарык һаман кан-яшькә? Ә.Синугыл-Куганаклы |