ГАРЫ’З ИТҮ ф. иск. 1) Тәкъдим итү. --- хисапсыз изгелекләрегез өчен тәшәккер итүебезне гарыз итеп, моннан соң да мин фәкыйрьгә мәрхәмәт итеп җиһан пәһлуаны Каһарман катилләрне миңа ярдәм итәргә җибәрүегезне хозуре шаһанәгездән үтенәмен. Дастан. --- солых мәсьәләсе кайсы тарафтан гарыз ителгән иде? Р.Фәхреддин

2) Үтенү, сорау, гозере булу. --- без түбәндә язылачак имамнар вә мөәззиннәр гыйззәтлү мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов хәзрәтләренә гарыз идәмез шул хосуста кем ---. Г.Тукай

3) Аңлатып бирү, сөйләү, тәкъдим итү

4) Сузылып бирү, алга китереп бирү. Кулларына тоткан киемнәрне кияүгә гарыз итте. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә