ГАРЫЗ и. гар. иск. 1) Тәкъдим. – Һәр кемнең гарзы булса, вәзире әгъзамга барсын, – диде. Ф.Халиди 2) Мөрәҗәгать, үтенеч. Әни, синдә бәнем бер гарызым бар, зинһар, шул гарызымны кабул итсәң, бәнем эшем була, әгәр син кабул итмәсәң, мин харап булам. Ф.Халиди 3) Теләк, омтылыш. Шәхсияттән вә гарызлардан саф улмак шарты илә, милләт мәнфәгате арзусилә язылмыш мәкалә вә фикерләр өчен «Шура» битләре һәрвакыт ачыктыр. Р.Фәхреддин |