ГАРУЗ и. гар. 1) Гарәп әдәбиятында барлыкка килгән, соңрак фарсы-таҗик, төрки, хәтта Европа шигъриятенә үтеп кергән, озын, уртача озынлыктагы иҗекләрне аралаштырып, үзенчәлекле ритм тудырудан гыйбарәт шигырь теориясе. --- иҗекләрнең зурлыгына да игътибар итү анда электәге гаруз ритмы элементларының саклану күренешләреннән итеп каралырга тиеш. Г.Нигъмәти

2) Гомумән, шигырь төзелеше турындагы фән, метрика. Беренчедән, остазы Мотыйгулла хәзрәт, үзе Мисырда укып кайткан кеше буларак, Габдуллага гаруз (шигырь төзелеше) дәресләрендә гарәп, фарсы, төрек шигырьләре кануннарын өйрәткән. Ф.Галимуллин

3) Гаруз (1 мәгъ.) теориясенә нигезләнеп иҗат ителгән шигырь. «Үч алганчы, башта гыйбрәт ал», – дип әйтеп килгән фәлсәфәле гаруз ---. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә