ГАРПУН и. голл. Диңгез хайваннары һәм эре балыклар аулаганда кулланыла торган, озын бауга беркетелгән, кулдан яки махсус агрегаттан атыла торган ыргаклы сөңге. Кемдер акваланг белән чума, кайсыдыр берсе гарпун белән су астында балык чәнчеп үтереп йөри. М.Мәһдиев. Судак, налим, сиг балыклары да хәзергегә караганда бик күпкә эре булган. Аларны кешеләр, тюлень аулаган шикелле, гарпун белән атып тота торган булганнар. А.Муранов. Бервакыт кит аулаучылар китка гарпун аталар. Кызыклы ихтиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә