ГА’РПИЯ и. гр. 1) миф. Борынгы грек мифологиясендә кешеләрне урлый дип саналган, канатлы хатын-кыз кыяфәтендәге давыл иясе

2) зоол. Карчыга кошлар семьялыгыннан, Үзәк Американың тропик урманнарында, Филиппин һәм Яңа Гвинеядә яши, маймыл һәм төрле кошларны аулый торган, 1 м га кадәр зурлыктагы эре ерткыч кошлар ыругы

3) зоол. Һиндстанда һәм Малай архипелагында таралган ярканатлар ыругы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә