ГАРНИТУР и. нем. < фр. Бер максатка хезмәт итә торган әйберләр җыелмасы, бер стильдә эшләнгән тулы комплект. Әллә никадәр мәшәкатьләр белән, әллә кемнәргә «чәйлек» төртеп эләктереп калган чикләвек гарнитур: кием шкафы, сервант, карават, өстәл, тумбочка, көзге һәм креслолар. Ш.Хөсәенов. Бөтен темага сөйләшәләр... Кичәге хоккей, Киссенджерның Токиога килүе, кримплен, рижский гарнитур турында... М.Мәһдиев. – Менә монда румын гарнитуры, – диде ул, кубогы белән әрҗәләргә ишарәләп. Ә.Гаффар |