ГАРНИЗОН и. фр. 1) Торак пунктта яки аннан тышта даими яки вакытлыча урнашкан хәрби частьләр, учреждениеләр һ.б.ш. --- Казан гарнизонында күтәрелгән бунт кан коюсыз, югалтусыз гына бастырыла, көйгә салына. Р.Мөхәммәдиев. Кировокан шәһәренә урнашкан хәрби гарнизон судына гариза кертеп бирдем. Ф.Яруллин. – Син монда, – диде аңа участковый Нәбиуллин, – гарнизон начальнигы. Смотри, бөтенесе өчен башың белән җавап бирәсең ---. М.Мәһдиев

2) Оборона корылмасында (крепость һ.б.ш.) урнашкан хәрби частьлар. Кечкенә генә бер гарнизон сугышчылары шул борынгы Орешекны, дошманга бирмичә, дүрт йөз туксан сигез көн саклап тордылар. А.Муранов. Империянең чикләрен саклар өчен, Юстиниан крепостьлар кора, аларга гарнизоннар урнаштыра, чикләргә юллар сала. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә