ГАРМУНЧЫ и. 1) Гармунда уйнау остасы. Гармунчы, сыздырып, бию көе уйнап җибәрде. М.Галәү. Гармунчының кулы кулга йокмый, дәртле гармун телләренә йөгерек баса. И.Ихсанов. Бәлки әле, без Халисә белән озак биегән булыр идек, ләкин гармунчы шып итеп гармунын туктатты. Ф.Яруллин

2) Гармуннар ясаучы, гармуннар ясау белән шөгыльләнүче оста. Монда танылган сәгатьчеләр, танылган гармунчылар, драп, бостон, габардин белгечләре, велосипед, фотоаппарат осталары бар. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә