ГАРМУНЛАНУ ф. Гармун күрегенә охшаган сырлар төшү, нык бөгәрләнү. Пәлтәсе, иңнәрен сытып, аска салынган, чалбар балаклары гармунланган... А.Гыйләҗев Гармунланып бетү Тәмам гармунлану Гармунланып тору Гармунланган хәлдә булу. Шул вакыт башына чигүле түбәтәй, аягына кунычлары гармунланып торган читекләр, өстенә бәрхет камзул белән киң чалбар киеп алган (әле баягынак кына татар халык биюен башкаручы) егет, сәхнәгә чыгып, Вәлидәгә бер бәйләм чәчәк тоттырды. М.Хәсәнов |