ГАРМУН и. 1. Күреге, ике якта клавиатурасы булган, тартып уйнала торган тынлы уен коралы. Әйдә, гармун илә скрипканы парлап уйнагыз әле, без сугыш бәетен әйтәбез... Ш.Мөхәммәдев. Гармуннар уйнатып, утлар балкытып, егетләр, кызлар көймәләрдә төннәрен күңел ачалар иде. Р.Мостафин. Кинәт урамнан, тонык кына булып, гармун тавышы ишетелә. А.Расих

2. с. мәгъ. сөйл. Гармонь күрегенә охшаган, еш сырлы итеп эшләнгән. [Сафуан абзыйның] Гармун кунычлы хром итеге баскан саен шыгырдап китә. М.Галиев

Гармунсыз биетү Үзенекен итү, үзенчә эшләргә мәҗбүр итү, буйсындыру. Әнә күршедәге Сарбаевның килене дә чибәр, кычыткан чыпчыгы кадәр генә. Шулай да ирен дә, кайнатасы белән кайнанасын да гармунсыз биетә. Җ.Рәхимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә