ГАРМО’НИЯЛЕ с. 1) Аһәңле, матур яңгырашлы. Рөстәм Яхинның музыкасы төсмерләргә бай, һәр очракта да гармонияле, тигез агышлы, җанга кагыла торган. Г.Ахунов 2) Һәрьяктан үзара ярашкан, гармониягә нигезләнгән, гармония, матурлык күренеп торган. --- аларның [киләчәк буыннарның] гармонияле үсешен тәэмин итү турында һәрчак кайгыртып тору кирәк. Р.Низами. Аның [Р.Гаташның] лирик герое гүзәллеккә, гаделлеккә соклана, гармонияле тереклек тантанасы өчен җаната. Х.Миңнегулов |