ГАРМО’НИЯ и. гр. 1) Бербөтен нәрсәнең өлешләре үзара ярашу, туры килү; гомумән, үзара ярашлы, ятышлы, ямьле булу сыйфаты. Ул чынбарлыктагы ямьсезлекләрне, кеше шәхесен кимсетүләрне иҗатында артык «күрмәмешкә салышты», аларны матурлык гармониясенә төреп бирергә тырышты. Ф.Галимуллин. Аның йөзенә ниндидер сәер елмаю җәелде, күзләре, ничектер, йөз гармониясенә кушылмыйча, күз кабакларына буйсынырга теләмичә, тәннән аерылырга хокук дәгъвалаган кебек, каядыр еракка төбәлделәр. Р.Вәлиев. Аксак-туксак сүзләр тезмәсен озак укып булмый. Ул күңелгә дә, акылга да берни бирми, киресенчә, ачуны чыгарып, барлы-юклы гармонияңне генә җимерергә мөмкин. Л.Шагыйрьҗан 2) Архитектурада һәм рәсем сәнгатендә сәнгать әсәренең барлык элементлары үзара килешеп, йогышып, бербөтен хасил итү 3) Музыка теориясенең аккордлар төзелешен һәм музыкаль процесста аларның үзара бәйләнешен өйрәнә торган тармагы. Хәбир, мелодик сәләте булуга карамастан, форма белән логиканы тоймый, гармониядән аксый, контрапунктны аңламый. Ш.Хөсәенов. Минһаҗев дигән композиторны хәтерлисеңме? Бездә гармонияне укытып йөргән иде. Р.Вәлиев 4) Музыкада берничә аһәңдәш тонның бердән яңгыравы. – Мин [В.И.Виноградов, маршны] оркестрга салырмын, тик гармониясен төзәтми кала алмыйм, – дип, рояль яныннан кузгалды. Җ.Фәйзи. --- музыка өчен такт һәм гармониягә буйсыну ничек лазем булса, шигырь язучыга да вәзен һәм аһәңгә игътибар итү шулай ук тиеш. Г.Рәхим 5) лингв. Авазларның үзара ярашып, бертөрлерәк, охшашрак яңгыравы. Футуристлар әсәрләренең тышкы күренешләренә, төзелеш формасына, авазлар чиратлашуына, бигрәк тә тартык авазлар гармониясенә – аллитерациягә зур игътибар бирделәр. Ф.Галимуллин. Ирен гармониясе. Сузыклар гармониясе 6) Бердәмлек, фикердәшлек, татулык. Кешелек тулы Гармониягә ирешкәч кенә, чын Бәхеткә тап булачак. Р.Сибат. Җиргә без һәрберебез бурычлы. Менә кеше шул бурычны түләргә өйрәнгәч, Җирдә гармония булачак. Р.Вәлиев. --- без шатлык һәм кайгылар, бурыч һәм теләүләрдән торган җан гармониясен, --- рух һәм рухсызлык, яшәү һәм үлем гармониясен җуйдык. Мирас |