ГАРМО’НИК с. гр. 1. Гармониягә нигезләнгән, гармония саклаган, матур, гармонияле, һәрьяктан килгән. Сәламәтлек китү, картаю әнә шул гармоник берлекнең бозылуы, бер механизмның какшавы ул, гадиләштереп әйткәндә. Г.Хөсәенов. Алар да – инкыйлабый омтылышлар белән янган авторның идеалы. Ләкин шулай да аларны «гармоник кеше» дип әйтәсе килми. Ф.Галимуллин. Шарчыкның тигезләнеш торышы аша узгандагы тизлеген шулай ук механика тигезләмәләреннән табып, гармоник тирбәнеш формулалары биргән тизлек белән чагыштырып карарга. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы

2. рәв. мәгъ. Гармония нигезендә, гармонияле рәвештә. Эстетик зәвыклары үскән, сәнгатьнең төрле өлкәләреннән хәбәрдар, гармоник үскән шәхес, чын интернационалистлар тәрбияләүдә, китапның әһәмиятенә инанган белгечләр әзерләүдә --- махсус курслар нык ярдәм итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә