ГАРИПЛЕК и. 1) Зәгыйфьлек, физик җитешсезлеге булу. --- берәүләре гариплеге аркасында бүтән эшкә ярамаган, икенчеләре исә хәер сорашуны үзләренә кәсеп итеп тә алганнар. Ә.Еники. Гомере буе гариплегенә рәнҗеп, язмышын каһәрләп яшәгән бу кешегә, йөрәге түзсен өчен, кан тамырларын шулай юан ясаганмы Хода хәзрәтләре? А.Гыйләҗев. Гаҗәп бу ир-ат халкы: матур хатын-кыз өчен үләр, гарип калса да, гүзәлгә үрелә. Гариплекләрен уйламыйлар. Х.Камалов 2) күч. Көчсезлек, сәләтсезлек, тиешле функцияләрен үти алмау. А.М.Горький сәнгатьнең сатира һәм юмор жанры турында, социаль бозыклыкларның кулай сатирик формада җирәнгеч һәм көлке гариплектә күрсәтелергә тиешлеге турында әйтә. Х.Ярми. СССРның таркалуы нәкъ менә милли сәясәтнең гариплегеннән килеп чыкты. Т.Миңнуллин. Икейөзлелек, кода-кодагыйлык, рухи гариплекнең чынбарлык икәнлеген күрә торып та дәшмәдек, нидер көттек. Р.Мөхәммәдиев 3) Кимчелек, җитешсезлек. Шигырьләрдә байтак гариплекләр, ямьсез тәгъбирләр вә тәшбиһләр вә шаянлыклар очрый ки, бу язучысының файдасына хезмәт итми. С.Сүнчәләй |