ГАРИПЛӘ’Ү ф. Имгәтү, гарип калдыру, зәгыйфьләндерү. Башка берәүне гарипләсәләр, җинаятьчене, тотып, төрмәгә утыртырлар иде. Ә монда бөтен газабы Тәслимәгә… М.Маликова. Битарафлыкның һәм рухи ярлылыкның зәгыйфь җимеше --- аның да вөҗданы өстендә оя кора бит. Алай гына да түгел, кешеләрдәге матурлыкка омтылуны, горурлыкны гарипли, изә, юкка чыгара. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә