ГАРИПЛӘНҮ ф. Зәгыйфьләнү, гарип булып калу, имгәнгән килеш калу. Абзар ияләрен дә, мунча ияләрен дә кеше күрергә тиеш түгел. Кеше күзенә күренгән ия дә, ияне күргән кеше дә гарипләнә. Р.Батулла. Әнә җизнәң әйтә: кулны кисмәсәләр, гарипләнеп булса да төзәлә иде, ди. Х.Камалов. Сазлыклы урыннардагы боланнар һәм кыр кәҗәләре начар үсәләр, һәм аларның мөгезләре дә гарипләнгән төсле бөгелеп-сыгылып беткән. Кызыклар дөньясында Гарипләнә бару Торган саен ныграк гарипләнү Гарипләнә төшү Бераз гарипләнү Гарипләнеп бетү 1) Барысы да гарипләнү. --- утызлап кеше бер-берсенең өстенә авып, машина астында гарипләнеп беткән булырлар иде. Г.Ахунов 2) Тәмам, бик нык гарипләнү. Бу көнләшеп тора инде, димә, Әрнеп торам, эчтән сызланып. Егермедә гарипләнеп беткән Йөрәгеңне күреп, кызганып. Г.Ибушев Гарипләнеп калу Авыру, авыр эш, яралану һ.б.ш. нәтиҗәсендә бөтенләйгә гарип хәлдә калу. Берәр җире гарипләнеп калмаса гына ярый инде. В.Нуруллин |