ГАРИПЛӘНДЕРҮ ф. Имгәтү, зәгыйфьләндерү, гарип калдыру. Берәрсен гарипләндерә күрмә берүк, Рөстәм! Ф.Яхин. Әле кичә генә безнең белән бер фиркадә, бер кыйблага табынган фиркадәшләр бүген --- вәхшиләрчә изәргә, гарипләндерергә тотындылар ---. И.Салахов Гарипләндереп бетерү Тәмам гарип хәлгә китерү; барысын да гарип калдыру. Газиз телем, без сине имгәтеп, гарипләндереп бетердек түгелме? Р.Миңнуллин Гарипләндереп кую Кинәт гарипләндерү; гарипләнгән хәлгә китерү Гарипләндереп ташлау Бөтенләй, тәмам гарипләндерү. --- башка җырчылар кебек, көйнең дөрес агылышын саклыйм дип, сүзләрне тегеләй дә, болай да гарипләндереп ташламый. Г.Бәширов |