ГАРИП III с. гар. иск. 1) Ят, чит, таныш булмаган. Бу пәрдәдә Габдулланың Мөгаллимәгә каршы сөйләгән җөмләләре арасында безнең өчен шактый гарип ифадә вә кәлимәләр бар. Г.Кәрам 2) Ят күренгән, сәер, гаҗәеп, серле. Күктә яшен яшьни. Караңгылык җир йөзен чолгап ала. Шул гарип хәлдән куркып, Каһтаран Каһарман Катилне онытып, сарайга кереп һушсыз була ---. Дастан. Бөтен сахра гарип төсләр аладыр, Болыт төсле ала булып каладыр. Г.Тукай |