ГАРИП II и. гар. иск. 1. 1) Туган иленнән аерылып, читтә яшәүче, читтән килгән кеше, юлчы, мосафир

2) Ярлы, хәерче кеше, йортсыз-җирсез кеше. Акча гарипкә тансык, ди. Минем бит үземнеке дә артып ашкан... М.Хәсәнов

3) Мескен, бичара, кызганыч хәлдәге кеше. Һәркемне иркәләүчеләр табылган кебек, сакал-мыеклар үсә башлагач, без гарипне дә баштан сыйпаучылар табылды. Һ.Такташ

2. с. мәгъ. 1) Читтә йөрүче, мосафир. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир икәнемә тәмам ышандылар. М.Гафури

2) Ярлы, хәерче

3) Мескен, бичара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә