ГАРИП I с. гар. 1. 1) Зәгыйфь, физик җитешсезлеге булган, берәр җире имгәнгән. Галиәхмәт абзый, гарип иңбашы белән сул яккарак янтайган көе, саргылт мыекларын салындырып, тирләп-пешеп, түрдә өстәл янында аш ашап утыра. Н.Фәттах 2) Көчсез, хәлсез. Алла бар ул! Тик нигә соң кызгану юк аз гына? – Гарип колын хөкем иткән Мәхәббәт җәзасына ---. Р.Акъегет 3) күч. Кимчелекле, төзек булмаган. Такы-токы, гарип юллар Бары Рәсәйдә генә. «Евростандарт»ка керәләр Бары тик җәйгә генә. Л.Шәех 2. и. мәгъ. Физик җитешсезлеге булган кеше, инвалид. Янымнан, гарип инде бу бичара дигән сыман, кызганулы караш ташлап үтәләр. М.Галиев. Шул ялган тәрбия астында үскән балалардан киләчәктә рухи гарипләр, буп-буш новаторлар, отчёт коллары чыкмавына кая гарантия?! В.Имамов |