ГАРИЗА и. гар. Язма формадагы үтенеч, нәрсә дә булса сорап язылган кәгазь, документ. Ял бирүләрен сорап, гариза яздым да баш врачка кердем. Ф.Яруллин. Чапбаев кичә теге лейтенантка, алгы сызыкка җибәрүләрен сорап, гариза биргән икән. Х.Камалов. Гаризам игътибардан читтә калыр дип уйламыйм, җавап бирерсез дигән ышанычта калам. Ф.Сафин |