ГАРЕШ и. гар. дини 1) Күк түбәсе, күкнең иң югары, Аллаһ тәхете урнашкан каты. Шәһәр халкы – олысы-кечесе – шатлык тавышларын гарештән югары җибәрделәр. Дастан. Аңар күрә үземне бик түбән саныйм, Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим. Г.Тукай. Җан-күңелем гарешләргә ашып, Бәхет яшем күктән түгелде. Р.Мөхияр ◊ Гарше әгъзам к. гарше әгъля. --- Җәгъфәр аһ итә, аның белән бергә татар баласының аһлары да гарше әгъзамга күтәрелә. Ф.Әмирхан. Гарше әгъля 1) Күкнең иң югары катлавы; 2) Биеклек, югарылык. Гарше көрси Күк тәхете. Масайма син, Тәңрем, кодрәтеңә, Тартып алып нибар бәхтемне, Килер бер көн, ватар, көл итәрмен Гарше көрсең, сәмаң тәхтеңне. С.Рәмиев |