ГАРЕМ и. гар. 1) Күпхатынлылык булган мөселман халыкларында хатыннар ягы, хатыннар бүлмәсе, бинасы; хәрәм. --- галиҗәнап әмир мунчасына кергәч, стенадан чыгып торган арыслан авызларыннан агып торган су челтерәвен, гарем ягыннан кәс-кәс атлап кереп килүче берсеннән берсе назлы кызларның толымын сүткәндә ишелеп төшкән чәч шарлавыгы тавышын ишетерсең сыман. М.Галиев 2) Бер ирнең барлык хатыннары; җарияләре. – Әй, татар малай, синең гаремың бар идеме? – дип сорады кыз. М.Әмирханов. Ела, җир тырна, Император, хурлык баганасына сине; инде кәпрәймәссең, гарем тотам, әнә кәнизәкләрем бухгалтерия тулы дип шапырынмассың. Р.Камалов |