ГАРДЕРОБ и. фр. 1) Кием шкафы. Эш киемнәре элә торган стена гардеробы да игътибардан читтә калмады... Ф.Баттал. Берүзенә өч бүлмә, кухнясы, гардеробы, кладовкасы бар. Г.Нәбиуллин. Яруллам миңа җылы мамык шәл бүләк иткән иде. Чоланда гардеробта эленеп тора ул. Х.Ибраһим 2) Җәмәгать урыннарында өске киемне салып калдыру өчен махсус бүлмә. Кинәт ул, корт чаккандай, утырган җиреннән капылт кына купты да, гардеробка барып, плащын, эшләпәсен алды. Э.Касыймов. Гардеробка таба атлаганда, үзе ирексездән Хәлимә турында уйлады. Т.Әйди. Карлен уңайсызланып кына гардеробка таба атлады. Р.Мирхәйдәров 3) Бер кешенең барлык киемнәре. Алай да кыйммәтле кием-салым артыннан кибетләргә чыгып йөгерергә ашыкмагыз әле, гардеробыгызны җентекләп тикшереп чыгыгыз. И.Иксанова. Миңа яшьтән үк кара төс килешә, гардеробымның 80% ын кара кием тәшкил итә. Сөембикә 4) театр. Сәхнә киемнәре, костюмнар җыелмасы |