ГАРӘПЧЕЛЕК и. 1) ХХ гасырның егерменче елларында «татар теле гарәп графикасы нигезендә калырга тиеш» дигән караш, латин графикасын кабул итүгә каршы юнәлеш 2) Татар теленә гарәп теле йогынтысы, гарәп элементлары. Ул татар телен кирәкмәгән гарәпчелектән һәм фарсычылыктан чистартты, әдәбиятта татар теленең гражданлык хокукын ныгытты ---. М.Токтамышев. Революция, безнең мәктәпләрдән гарәп телен чыгарып, бездәге гарәпчелекнең чыганагын корытты. Җ.Вәлиди |