ГАРӘ’ПЧӘ рәв. 1. 1) Гарәп телендә; гарәп хәрефләре белән. --- аның күршесендәге икенче бер кибетнең алдына гарәпчә «Болгар күне» дип язып куелган. Г.Гобәйдуллин

2) Гарәпләр рәвешле, гарәпләргә хас булганча

2. с. мәгъ. Гарәп халкына, гарәп теленә мөнәсәбәтле. Калкулыкларның башына ак ташлар куелып, аларга урак ай һәм гарәпчә сүзләр уелган иде. М.Маликова

3. и. мәгъ. 1) Гарәп теле. Ә инде гарәпчәне укыган кешеләр үз телләрендә язылган китапларны, ягъни үзләренең төркичәсен «су кебек эчәргә» тиешләр. М.Госман. Искиткеч тәрбияле, русчасы гаҗәп, гарәпчәсе, төрекчәсе бар... М.Мәһдиев. Дәреслекләр булмаганга күрә, мөгаллимнәр гарәпчәдән яки русчадан тәрҗемә итеп файдалана иделәр. Казан утлары

2) Гарәп телендә язылган текст. --- менә бу гарәпчәне татарчага аударырга кирәк иде, минем баш җитми, Галимҗан аны «ә» дигәнче эшләп бирәчәк, дигән. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә