ГАРӘ’П ЦИФРЛАРЫ и. Күренекле гарәп математигы Мөхәммәд бин Муса әл-Харәзми (787–850) тарафыннан тәкъдим ителгән, Европага Урта гасырларда гарәпләр аркылы үтеп кергән һәм гомуми кулланылышта урнашкан цифрлар, сан тамгалары (мәс., 1, 2, 3). Харәзми яңа цифрларны Һиндстанныкы дип күрсәтсә дә, тәрҗемәче, ялгышып, аларны «гарәп цифрлары» дип атый, һәм бу хата гасырлар буе дәвам итә. А.Тимергалин. «Гарәп цифрлары» дип йөртелгән билгеләр гарәпләргә Һиндстаннан килгән. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә