ГАРӘП и. 1) Көнбатыш Азиядә һәм Төньяк Африкада яшәгән алжир, мисыр, йәмән, ливан, сурия, фәләстин һ.б.ш. халыкларның гомуми атамасы. Гарәпләр, хәбәшләр, әниләрнең котларын алган күгелҗем кара йөзле негрлар очрый. А.Расих. --- гарәп теле белгечләрен исәпләмәгәндә, минем кордашлардан кем генә бу борынгы язуларны ерып чыга алыр иде икән? Р.Мостафин. Мванза – Танзаниянең иң зур порты. Негрлардан тыш, монда гарәпләр һәм индуслар яши. А.Муранов

2) Шушы халыклардан бер кеше. Гарәпнең сөйләшендә Суфия сабый чактан таныш аһәңнәр тоя. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә