ГАРАСАТЛЫ с. Төрле куркыныч, фаҗигале вакыйгаларга бай, борчулы, тетрәнүле. Киләчәккә карасак, Бер дә сабак алмасак, --- Гарасатлы бу дөньядан Нәрсә генә калачак? Ф.Яруллин. Дүрт картина да кешелекне көткән гарасатлы вакыйгалар алдыннан, әмма әле Россиядә дә тыныч заманнарда --- иҗат ителгән. Р.Мирхәйдәров |