ГАРАСАТ и. гар. 1) дини Ахирәттә барлык халык кубарылып җыелачак мәйдан, соңгы хөкем урыны; шул хәл булачак көн. Тагын кемнәрдер кыйнады ишегалдында, һәм гарасат көнендәге кебек шау-шу башланды, гауга купты. Ф.Баттал 2) Көчле давыл. Әстерханнан Каспий диңгезе буенча Бакуга юнәлгәндә, давыл куба. Диңгез дулкыннары гарасатына күнекмәгән әдипләребезнең күбесе үзләрен начар хис итәләр. Ф.Галимуллин. Көчле буран купты. Кышкы гарасат шашынып җенләнде. С.Поварисов 3) күч. Зур, фаҗигале, куркыныч вакыйгалар. --- «Йосыф китабы» татарның «кара сакалы» кебек булган: кайда барса да, аңар иярә барган – ут-янгыннарны бергә кичереп, восстание гарасатларын күргән, бәхет эзләп, яки сөрелеп, «Себер дә киткән». М.Госман. --- Миләүшә образы (Т.Миңнуллин пьесасы «Хушыгыз!») – бу гасыр гарасатларын кичергән һәр иҗат кешесенең язмышы ул. Үзәк өзгеч. К.Тимбикова. Мондый лыгырдавыкларны бер-ике ай фронт гарасатында газап чиктерәсе иде! Т.Әйди 4) күч. Көчле тавыш, шау-шу, ыгы-зыгы. Дөнья тетрәтеп, һавага зәңгәр боз кисәкләре оча, су баганасы күтәрелә, бу гарасатка сискәнеп, авыл өстеннән каргалар, чәүкәләр өере очып китә, сыерлар кычкыра. М.Мәһдиев. --- нәкъ шул вакытта пластмасса бүрек кигән Эдик, Рустик, Чуртик, тагын әллә кем, тыбырдатып, «Ява»сын кабыза һәм, --- гарасат куптарып, урамны бер әйләнә. М.Мәһдиев ◊ Гарасат мәйданы 1) дини Ахырзаманда барлык кеше җаннарының Аллаһ хөкеменә җыелу мәйданы, соңгы хөкем урыны, мәхшәр мәйданы; 2) Шау-шулы, тавыш-гаугалы урын |