ГАРА’НТИЯЛӘҮ ф. Гарантия бирү, гарантия белән ныгыту, ышандыру, ышанычлы итү. Бәлки, күбрәк тә түли алырбыз, ләкин безнең куркынычсызлыкны гарантияли алырсызмы? Р.Мирхәйдәров. --- заманыбызның иң төп мәсьәләсе булып, төрле милли территорияләрдә яшәүче халыклар мәнфәгатен гарантияли торган дәүләтләр булдыру тора. Р.Хәкимов. Ләкин сайлаулар гына инсаннарның хокукларын һәм ирекләрен тулаем гарантияли алмый. Кеше һәм дин |