ГАРА’НТИЯ и. фр. 1) Берәр эшнең башкарылуын, булуын, яки, киресенчә, булдырылмавын тәэмин итү, ителәчәгенә ышандыру, шуларның җаваплылыгын үз өстенә алу. Моңардан да зур гарантиянең булуы мөмкин түгел. Ә.Еники. Син тагы плен төшмәссең дигән гарантия кая, ә? Х.Камалов. --- ул сөйләшүләр башлап җибәрә: «Хиндуванны сугышсыз тапшырган очракта, Тимер морза нинди гарантияләр бирә?» – дип сорый. С.Шәмси 2) Сатып алынган товарның яки төзәтелгән әйбернең сыйфатлы булуына, билгеле вакытка кадәр хезмәт итәчәгенә ышандыру; ватылу, бозылу очрагында, түләүсез төзәтеп бирүне үз өстенә алу. Гарантия срогы чыкканчы, тизрәк заводына җибәреп калыйм дип тә уйлап бетергән идем. Р.Төхфәтуллин. Машинаның гарантиясе бетмәгән иде әле, гаеп заводта булса, бушка да төзәттереп була иде. М.Маликова |