ГАРАЖ и. фр. Автомобильләрне, мотоциклларны һ.б. төр техниканы саклау, төзәтү өчен махсус бина. Гаражның ачык капкасыннан бер-бер артлы машиналар чыга. И.Салахов. Күчеп, әз генә яшәп калдылар, Искәндәрне милиционер җитәкләп китерде: «Гараж йозагына ачкыч яратып, велосипед урлап чыкканнар!» А.Гыйләҗев. Алмас машинасын гараждан алып чыккан, пыяласындагы тузаннарын сөртеп тора иде. Н.Әхмәдиев |