ГАР и. гар. 1) Тау тишеге, тау куышлыгы, мәгарә. Хәзрәтләр, менә бит әле, пәйгамбәрләремез, Мәккәдән Мәдинәгә киткәндә, гар тишегенә кергән. Г.Исхакый

2) күч. Нык таяныч, сыену, качу урыны. Җөмләмез аңа хезмәт кылур улса, Ул безләрә каты гардыр, дирләр имди. Кол Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә