ГАОЛЯН и. кыт. Кытай, Корея, Япония һ.б. илләрдә игелә, бөртеге ярмага, онга, спиртка эшкәртелә торган берьеллык кыяклы бөртек һәм азык культурасы; соргоның бер төре. Куе гаоляннар астыннан: «Беткән каның, Тамырларың шиңгән, Сизәм, Галим, синең хәлеңне!» Үзенә дип алган ак бинт белән Ул күкрәген бәйли Галимнең. Ф.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә