ГАҢГЫЛДА’У ф. Каз, аккош кебек зур кошларның калын көчле тавыш белән кычкыруы, каңгылдау, гайгылдау. Нәрсә ул сыер каз янында? Дүрт аяклы мәхлук ул. Сыер бит ул хәтта гаңгылдый да белми. Т.Миңнуллин. Әйтик, казның атасы да, анасы да бер үк төсле гаңгылдый. Ә үрдәкләр? Менә фантазиягә урын кайда! М.Мәһдиев Гаңгылдап тору Бертуктаусыз гаңгылдау Гаңгылдый башлау Гаңгылдарга керешү |