ГАНИМӘ’Т МАЛ и. тар. к. ганимәт (1 мәгъ.). Казан шәһәренә ут төрткәннән соң, эченә керергә мөмкин иде, шул форсатны кулдан ычкындырдык, инде бу ганимәт маллары белән монда нишләп торабыз, ни өчен туры Мәскәүгә кайтып китмибез? Р.Фәхреддин. Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре бар, Вәли, җиңгәч, ганимәт маллары бар. Г.Тукай. --- сугышны феодаллар игълан иткән. Иң элек ганимәт мал табу өчен алып барылган ул. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә