ГАНИМӘТ с. гар. иск. 1. 1) Трофей, сугышта кулга төшерелгән дошман малы, улҗа. --- Иван Грозныйның ганимәт буларак акча кулга төшерүе турында бер генә чыганакта да әйтелмәгән. Р.Мостафин 2) Көч куймыйча табылган мал, табыш. --- империализмның экономик һәм политик асылы кечкенә бер төркем эре монополияләрнең миллиардларча табыш алуларыннан, артта калган илләрнең йөз миллионнарча халкының «җилкәсендә баруларыннан» һәм ганимәтне бүлү өчен үзара көрәшүләреннән гыйбарәт. Политэкономия 3) күч. Уңыш, бәхет 2. с. мәгъ. Трофей сыйфатындагы, трофей саналган |