ГА’НГСТЕР и. ингл. Элек АКШта, соңрак – гомумән ярымлегаль, ярымҗинаятьчел эшмәкәрлек алып баручы бандит шайкасы әгъзасы, ялланып үтерү, талау, янау һ.б.ш. шөгыльләнүче бандит. Чит ил фильмнарында гангстер, үтерүчеләрне уйнаган артистлар кебек, Гөмбә сүзләрен хиссез, тойгысыз, әмма өздереп, мәгънәләрен урынына куеп әйтә. Т.Галиуллин. Әле ул вакытта Мәскәү тормышына бик төшенеп җитмәгән американ хәбәрчесе бу гангстерларның үз «һөнәрләрен» яшермәүләренә, хәтта шуның белән горурлануларына бик гаҗәпләнгән дә иде. Р.Мирхәйдәров. Америка киноиндустриясе гангстерлар турында вестерн төшерүдән баш тартмый. Татарстан яшьләре |