ГАНГРЕ’НА и. гр. мед. Кан йөреше бозылу нәтиҗәсендә, тукыманың, әгъзаның, тәннең бер өлеше үлү, черү күренеше. Егетнең ике аягында да гангрена көчәеп бара иде, шуңа йөзе-бите һәм тәне көннән-көн эри, бетәшә. Х.Камалов. – Мин Шабай бездән качты, дәваланырга теләми, ә анда бик җитди ялкынсыну процессы бара, гангренага әверелүе бар, – диләр. Р.Мостафин. Минёрларның яраларын карыйсы иде. --- берсенең аягында гангрена башлану куркынычы бар. З.Фәтхетдинов |