ГАНГАНӘ и. гар. иск. 1) Сүзнең кешедән кешегә күчүе; традиция. Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар. Р.Фәхреддин. Ганганә көче буенча финнәр элекке урыннарын бирмәскә азапланалар. Г.Ибраһимов. Һәрвакытта һәр халык ганганәсендә булганы шикелле, бу ганганәдә анахронизм вә ялганнар бар, аларны алып ташлаганнан соң, шактый мәгълүмат кала. Г.Гобәйдуллин 2) Сүзне кешедән кешегә күчерүчеләр. Иван Грозный исә, мөселман ханнарының хәлләрен, табигатьләрен яхшы белгәнлектән, Казан мәмләкәтенең бетүгә йөз тотуы башка ханнар карашында шәм сүнү кадәр дә әһәмияте юк икәнен ганганәсе илә аңлады ---. Р.Фәхреддин |