ГА’МЬ ЧИГҮ ф. Кайгы күрү, кайгы-хәсрәт кичерү, көенү. Ленин үлде --- Бу зыягътан кем генә гамь чикмәде! С.Сүнчәләй. Балалык чоры ул, җаныңны артык каты авырттыра торган сикәлтәләргә дучар итмәсә генә, хәтердә якты, нурлы, рәхәт, гамь чикми торган вакыт булып саклана. А.Расих |