ГАМЬСЕЗЛЕК и. 1) Ваемсызлык, игътибарсызлык, салкын мөнәсәбәт. Гамьсезлек шул көнгә калдырды бугай Казан халкын. М.Хәбибуллин. Батырлык башлана, улым, --- Йөрәктәге гамьсезлекне, Мин-минлекне җиңүдән. Ф.Яруллин. Коткарасың хисне ямьсезлектән, Аламадан, изге мәхәббәт; Гамьсезлектән безне аралыйсың, Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мең рәхмәт. Х.Туфан

2) Борчусыз тормыш. Бу турыда төпчек игезәкләр уйлый белми әле, балачакның бөек бәхете – гамьсезлек. А.Гыйләҗев. Йөзендә гамьсезлек, туклык, күңел тынычлыгы чагыла. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә